Катлаулы юллар аша зөбәрҗәт каласына юл тотабыз (6+)

7, 8 июньнәрдә 24 нче санлы китапханә мәктәп яны лагере балалары өчен  А. Волковның «Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы» әкияте буенча уен программасы үткәрде.

Бервакыт Канзаста яшәүче гади бер кыз тормышына чын әкият үтеп керә. Эллины һәм аның эте Тотошканы көчле җил гаҗәеп илгә алып кереп китә. Һәм бары тик Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы, Бөек һәм Коточкыч Гудвин гына аңа өенә кайтырга ярдәм итә ала. Балалар тылсым дөньясына кереп чумды һәм Элли һәм аның дуслары – Куркыткыч, Тимер Балтачы һәм Куркак Арыслан – сары кирпечтән төзелгән юл буйлап сәяхәткә кузгалды, анда һәр адымда аларны могҗизалар көтеп торды. Мультфильмнан өзекләр әлеге сәяхәттә юл күрсәтүче булды. 
Балалар китап геройлары белән бергә бик күп сынаулар узды: «Тылсымлы ил һәм анда яшәүчеләр» викторинасы сорауларына җавап бирде, явыз Бастинданың портретын ясадылар, тылсымчыларның әфсен уку серләрен ачтылар, тылсымлы сандыктагы табышмакларны чиштеләр, «Мин – эрудит» блиц-викторинасы үттеләр, әкиятләргә иллюстрацияләр буенча геройларның күңел түрендәге теләкләрен белделәр. 
Бу китап дус булырга, якыннарыбызны кадерләргә һәм аларга ярдәм итәргә тырышырга өйрәтә. Балалар дуслык турында мәкальләрне искә төшерде һәм «Әкияти дуслар» сканвордын чиште. Чара азагында укучылар А.Волков күргәзмәсе белән танышты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: